Каты коммуналь калдыклар белән эш итү системасын реформалауга фәнни якын килү

2019 елның 13 сентябре, җомга

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты тарафыннан Россия МКФХ УМҮ белән берлектә оештырылган фәнни-гамәли конференция кысаларында фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә фәнни һәм гамәли тикшеренүләр, каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә заманча технологияләр турында сөйләде.

Исегезгә төшерик, "Каты коммуналь калдыклар: законнар һәм практика" конференциясе эшендә Казан Идел буе федераль университеты, Казан дәүләт медицина университеты, Казан милли тикшеренү технология университеты, Санкт-Петербург тау университеты укытучылары һәм фәнни хезмәткәрләре катнашты.

Тематик секция кысаларында чыгыш ясаган Казан дәүләт медицина университетының гомуми гигиена кафедрасы ассистенты Павел Зиновьев халыкның санитар грамоталылыгын күтәрү, каты коммуналь калдыкларны аерым җыю гадәтен формалаштыру буенча мөмкин булган чаралар турында сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, Казан дәүләт медицина университетында яңа уку елыннан башлап гомуми гигиена кафедрасы базасында каты коммуналь калдыкларны аерым җыю буенча сынау проекты эшли башлаган.

Техник фәннәр кандидаты, Казан милли тикшеренү технология университетының инженерлык экологиясе кафедрасы доценты Аркадий Ярошевский предприятиеләр белән эшләү барышында ачыклана торган проблемалар һәм мәсьәләләр турында сөйләде. Аларны анализлау, докладчы сүзләренә караганда, системаны камилләштерү юлларын билгеләргә һәм предприятиеләр, төбәк операторлары һәм күзәтчелек органнары арасында килеп чыгарга мөмкин булган яки килеп чыккан каршылыкларны бетерергә мөмкинлек бирә.

Санкт-Петербург тау университетыннан катнашкан техник фәннәр кандидаты Александр Данилов каты коммуналь калдыкларны җыю мониторингы өчен төрле дистанцион технологияләр тәкъдим итте: пилотсыз очу аппаратлары, экологик мониторингның күчмә лабораториясе, күчмә лидар комплексы мөмкинлекләрен куллану, җирне иярчен зондлау. Үткәрелгән тикшеренүләр нигезендә, галим фикеренчә, пилотсыз очкычлар куллану иң перспективалы булып тора.

Каты коммуналь калдык полигонын тутыру яисә калдык сыйдырышлыгы дәрәҗәсен бәяләү өчен пилотсыз очкычлардан куллануның нәтиҗәлелеге турында Казан федераль университеты доценты Виктор Белоногов да сөйләде. кимендә 12 мегапиксельле камера белән җиһазландырылган һәм билгеләнгән маршрут буенча очыш ясарга сәләтле пилотсыз очкыч аппаратлар, Виктор Белоногов сүзләренә караганда, агымдагы хәлне объектив анализлау һәм полигоннарның потенциаль мөмкинлекләрен бәяләү өчен кирәкле, сыйфатлы сурәтләр бирә.

"КЭР-Холдинг" ҖЧҖнең экологик проектлар буенча директоры Мансур Хасиятуллов үз чыгышында каты коммуналь калдыкларны экологик куркынычсыз юл белән эшкәртү өчен "Г-1,5" газификаторының яңа җайланмасын тәкъдим итте. Әлеге концепция күмелергә тиешле каты оммуналь калдык күләмен 5 тапкырга киметү хисабына экологиягә булган йөкләнешне киметергә, шулай ук халыктан каты коммуналь калдыкны утильләштергән өчен җыю тарифын киметергә мөмкинлек бирәчәк.

Заманча технологияләр аудиториядә зур кызыксыну уятты, конференциядә катнашучылар күп сораулар бирде, бу исә фәнни җәмәгатьчелек тарафыннан тәкъдим ителгән эшләнмәләрнең перспективалы булуы турында сөйли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International