23 сентябрьдә “Кросс нации -2012” Бөтенроссия йөгерү көне” дигән акция булып узды. Йөгерүгә Каенлыкта (Мирный бистәсе) старт бирелде. Кросста катнашучылар 2000 метр озынлыктагы дистанцияне йөгереп үтте. Чараны рәсми ачу тантанасыннан соңберничә төрле ярышлар уздырылды. 10 км ераклыкка велосипедта узышу булды, гаилә парлары балалары белән, студентлар, министрлыклар, ведомство, предприятие һәм районнар хакимиятләре вәкилләре йөгерде.
Гомуми йөгерүдә Дәүләт комитеты хезмәткәрләре дә катнашты.
Алтын көзнеңкояшлы матур көне, дәртле музыка, чараныңтел-теш тидергесез оештырылуы акцияне чын мәгънәсендә бәйрәмгә әйләндерде.