ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты авыл җирлекләрендә яшәүчеләр белән очрашуларны дәвам итә

2019 елның 10 сентябре, сишәмбе

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты белгечләре муниципаль районнарның авыл җирлекләрендә яшәүче гражданнарны урынга чыгып кабул итә.

Күчмә очрашуларның максаты – гражданнарны торак җылыту өчен каты ягулык сатып алуга хокукларын тормышка ашыру эше белән таныштыру.

Узган атнада җайга салу органы белгечләре Биектау районы авылларында яшәүчеләр белән очрашты. Бүген очрашулар Югары Ослан һәм Кайбыч районнарында уза.

Дәүләт комитеты белгечләре сүзләренә караганда, мондый очрашулар авыл җирлекләрендә яшәүчеләргә каты ягулык сатып алу шартлары турында мәгълүмат җиткерү, шулай ук гражданнарның хокукларын гамәлгә ашыру эшен оештыруны бәяләү мөмкинлеген бирә.

Халык белән очрашулар киләсе атнада да дәвам итәчәк.

Исегезгә төшерәбез, кыш алдыннан авыл-сала халкы франко-диләнке шартларында бер тыгыз кубометры өчен 316 сумнан һәм франко-склад шартларында бер тыгыз кубометры өчен 447 сумнан утын сатып алырга мөмкин. Күмернең бәясе, расланган тариф нигезендә, тоннасы өчен 2 893 сум тәшкил итә.

Каты ягулыкка ваклап сату бәяләренең җайга салу органы тарафыннан билгеләнгән максималь дәрәҗәдә чик күләме субсидия-ташламалар күләмен билгеләгәндә дә кулланыла. Субсидия алу шартлары турында тулырак итеп: http://kt.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/1540210.htm.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International