"Коммуналь хуҗалык реформасы: тармакта тарифларны җайга салу" ХІІ Бөтенроссия гамәли семинары

2019 елның 6 сентябре, җомга

2019 елның 24-25 октябрендә Мәскәүдә "Коммуналь хуҗалык реформасы: тармакта тарифларны җайга салу" ХІІ Бөтенроссия гамәли семинары узачак.

Эш программасы кысаларында фикер алышуга түбәндәге мәсьәләләр тәкъдим ителә:

* 2035 елга кадәр ТКХ үсеш стратегиясе;

* ТКХ предприятиеләрен финанслауның өстәмә чыганаклары;

• онлайн-кассалар: ТКХ өчен түләүне кабул иткәндә ресурс белән тәэмин итүче оешманың бурычлары;

* ресурс белән тәэмин итүче оешма һәм кулланучылар арасында турыдан-туры шартнамәләр практикасы;

• җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу челтәрләренә тоташтыру;

• каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең яңа тәртибе;

• җылылык белән тәэмин итү предприятиеләренең тарифларны һәм монополиягә каршы җайга салу;

* су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу предприятиеләрендә тарифларны һәм монополиягә каршы җайга салу;

• каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә тарифларны һәм монополиягә каршы мөнәсәбәтләрне җайга салу;

* ТКХ кадрлар белән тәэмин итү системасы;

• ДШП: концессион килешүләр;

• бизнес-кейслар.

Чарада чыгыш ясарга Россия Федерациясе Дәүләт Думасы, Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы вәкилләре, Монополиягә каршы федераль хезмәт вәкилләре, Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы вәкилләре һәм башка һөнәри җәмәгатьчелек вәкилләре чакырылачак.

Түбәндәге сылтама аша семинар турында тулырак мәгълүмат һәм чараның программасын күчертеп алырга мөмкин: "Управление ЖКХ" мәгълүмат порталы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International