ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Оксана Давыдова Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатына лаек булды.
Документта әйтелгәнчә, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш кертүе өчен рәхмәт белдерелгән.
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге язма һәм телдән мөрәҗәгатьләр белән эшли, гражданнарны һәм юридик затларны кабул итә. 2019 елның 6 аенда бүлеккә 2500 артык мөрәҗәгать кергән. Шуларның 300 артыгы – язмача. Бу вакыт эчендә 50 артык гражданин шәхси кабул итүдә булган. Бүлек хезмәткәрләре республиканың муниципаль районнарында күчмә киңәшмәләрдә катнаша, "кайнар линия"дә эшлиләр.
- Алган бүләкне мин барча бүлек бүләге буларак бәялим, – ди Оксана Давыдова. – Безнең бүлекчә хезмәткәрләренә эшләре өчен рәхмәт. Моннан тыш, ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының әлеге бүләге алга таба үсеш өчен этәргеч бирә һәм алга таба эштә камилләшү өчен перспектива ача.