Россиянең югары социаль нәтиҗәгә ия оешмасы

2019 елның 28 августы, чәршәмбе

"Россиянең югары социаль нәтиҗәгә ия оешмасы" русиякүләм конкурсы социаль бурычларны хәл итүдә югары нәтиҗәләргә ирешүче оешмаларны ачыкларга, аларның тәҗрибәсен өйрәнергә һәм таратырга, социаль партнерлыкның төрле формаларын үстерүгә ярдәм итәргә тиеш.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы оешу-хокук формасына, милек рәвешләренә һәм гамәлгә ашырыла торган икътисадый эшчәнлек төрләренә бәйсез рәвештә оешмаларны, шулай ук үзләрен оештырган юридик затлар белән килешеп, аларның филиалларын Конкурсның республика этабында катнашырга чакыра.

Хезмәткәрләрнең хезмәт хокукларын бозуга бәйле суд карарлары һәм суд бәхәсләре булган оешмалар конкурста катнашуга кертелми.

Конкурста катнашу өчен гаризалар ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан 2019 елның 10 сентябренә кадәр Конкурсны үткәрү буенча методик күрсәтмәләрдә каралган тәртиптә кабул ителә.

Конкурста катнашу шартлары һәм аны уздыру тәртибе турында тулырак мәгълүмат белән Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы сайтында танышырга мөмкин (http://mtsz.tatarstan.ru/rus/informatsiya-o-provedenii-vserossiyskogo-konkursa-2846417.htm).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International