ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты белгечләре Аксубай районында яшәүчеләр белән очрашты

2019 елның 27 августы, сишәмбе

Авыл халкына каты ягулык сатып алу шартлары һәм субсидияләр алу мөмкинлеге турында сөйләделәр. Яңа Кармәт авылында узган очрашуда Яңа Кармәт авыл җирлеге башлыгы Илнур Шакиров катнашты.

Планлы очрашулар Мамадыш, Алабуга, Әгерҗе районнары халкы белән узды һәм Татарстан Республикасының башка төбәкләрендә дә дәвам итәчәк.

Исегезгә төшерәбез, авыл җирендә яшәүчеләр өчен каты ягулыкка тариф утын өчен – ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының 07.10.2011 ел, № 9-1/нпс, ә күмер өчен 19.12.2008 ел, № 9-1/нпс карары белән билгеләнгән. Әлеге норматив актлар нигезендә утынның бәясе франко-диләнке шартларында бер тыгыз кубик метр өчен 316 сум һәм франко-склад шартларында бер тыгыз кубик метр өчен 447 сум тәшкил итә. Күмергә тариф – бер тоннасы өчен 2 893 сум.

Каты ягулыкка ваклап сату бәяләренең җайга салу органы тарафыннан билгеләнгән максималь дәрәҗәдә чик күләме субсидия-ташламалар күләмен билгеләгәндә дә кулланыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International