ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре мамадышлылар белән Шәһәр көнен бәйрәм итте

2019 елның 26 августы, дүшәмбе

24 августта Мамадыш шәһәре үзенең 238 еллыгын билгеләп үтте. Бәйрәм кунаклары арасында Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты вәкилләре дә бар иде.

Бу көнне Мамадышта бик күп чаралар үтте. "Тәмле фестиваль" кунаклары рус, татар, керәшен, мари һәм удмурт кухняларының төрле милли ашларын бәяли алды. Нократ елгасында урнашкан "Балыкчылар авылы"нда Нократ ухасы пешерелде.

Балалар мастер-классларда чүлмәкче, балчык савыт-саба буенча рәссам һөнәренә, авиа- һәм судомодельләштерү, курчак, бөтиләр, саше ясау серләренә төшенде. Кәләшләр һәм мотоциклчылар үзләрен кәләшләр һәм байкерлар парадында күрсәтте, яшь гүзәлләр "Мамадышның нәни гүзәле" конкурсында катнашты.

Шәһәр көне уңаеннан спорт һәм яшьләр мәйданчыклары оештырылды, анда укучылар мини-футбол уйнады һәм спортның көч төрләрендә ярышты. Ә "Экстрим" мәйданчыгында велосипедчылар һәм скейтбордчылар күрсәтмә чыгышлар ясады.

Төп бәйрәм сәхнәсендә Мамадыш шәһәре башлыгы Анатолий Иванов туган шәһәре үсешенә зур өлеш керткән шәһәрлеләрне бүләкләде.

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты белгечләре тамаша кылган концерт номерлары белән мамадышлыларны Россия һәм татар эстрадасы артистлары: Ришат Фазлыяхмәтов, Радик Шәрипҗанов, Гөлнара Габидуллина, Ирина Салтыкова котлады.

Бәйрәм фейерверк залплары белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International