Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булып уздырылды. Министрлыклар, ведомстволар, иҗтимагый оешмалар, муниципаль районнарның башкарма комитетлары, шулай ук җайга салынулы оешмалар вәкилләре катнашында узган утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралды:
«КЗСК-Силикон» ААҖ энергия кабул итү җайланмаларын “Челтәр компаниясе” ААҖ электр челтәрләренә технологик тоташтыру өчен түләүне килештерү турында;
Кулланучыларга«Жилстрой» торак милекчеләре ширкәте җибәрә торган җылылык энергиясенә тарифларны килештерү турында;
«Буинск-водоканал» ААҖнең ташландык суларын чистратуга тарифны килештерү турында.
Килештерү комиссиясе әгъзалары тарафыннан килештерелгән мәсьәләләр Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Идарәсенең чираттагы утырышына карап тикшерүгә чыгарылды.