Җайга салынулы оешмалар игътибарына!

2019 елның 21 августы, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2019 елның 4 маендагы 377 номерлы карары белән Татарстан Республикасында җитештерелә торган продукцияне базарларга чыгару идарәсе системасында катнашучылар өчен Регламент расланды, "Биржа мәйданчыгы" функцияләре агрегаторы дигән төшенчә кертелде.

Мәгълүмат системасына түбәндәгеләр кертелгән: сатып алу модуле, исәпкә алу, аналитик, мәгълүмати һәм башка ресурслар, продукция реестрлары, җитештерү күләмнәре турында мәгълүматлар, товарлар, эшләр һәм хезмәт күрсәтүләрне сатып алу номенклатурасы һәм күләме.

"Интернет" мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Агрегаторның электрон адресы: bp.zakazrf.ru.

Үз мәгълүматларын "Үзмәшгульләр" ресурсында теркәгән затлар җайга салынулы заказчылар өчен товарлар, эшләр һәм хезмәтләр күрсәтүнең гарантияле базарына керү мөмкинлеген алачак.

"Үзмәшгульләрнең тәкъдимнәре" дигән махсус бүлектә эшләр башкару, хезмәтләр күрсәтү, үзләре җитештергән товарлар белән тәэмин итү буенча тиешле тәкъдимнәр күрсәтелгән.

14.08.2019 ел, № 2-27/2492 мәгълүмат хаты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International