Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты Идарәсенең чираттагы утырышы булып узды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:
Кулланучыларга “Энергошинсервис” җибәрә торган җылылык китерүчегә тарифларны билгеләү турында;
Коммуналь комплекс оешмалары товарларына һәм хезмәтләр күрсәтүләренә тарифларны билгеләү турында.
Карап тикшерелгән барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде. Алар, дәүләт теркәвенә алынганнан соң, массакүләм мәгълүмат чараларында басылып чыгачак һәм Дәүләт комитеты сайтына урнаштырылачак.