Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды.Министрлыклар, ведомстволар, иҗтимагый оешмалар, муниципаль районнарның башкарма комитетлары, шулай ук җайга салынулы оешмалар вәкилләре катнашындагы утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралды:
- Кулланучыларга “Энергошинсервис” җибәрә торган җылылык китерүчегә тарифларны килештерү турында;
- Коммуналь комплекс оешмалары товарларына һәм хезмәтләр күрсәтүләренә тарифларны килештерү турында.
Килештерү комиссиясе әгъзалары тарафыннан килештерелгән мәсьәләләр Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Идарәсенең чираттагы утырышына карап тикшерүгә чыгарылды.