2019 елның 12 һәм 13 сентябрь көннәрендә Казанда "Каты коммуналь калдыклар: законнар һәм тәҗрибә" дигән темага фәнни-гамәли конференция узачак. Чара Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты белән берлектә "Монополиягә каршы федераль хезмәтнең укыту-методика үзәге" ФДАУ тарафыннан үткәрелә.
Конференция эше 4 тематик секцияне, пленар утырышны һәм алга таба кулланылачак карарларны эшләү буенча дискуссияләрне үз эченә ала. Дискуссия темалары: тарифларны һәм монополиягә каршы җайга салу, калдыклар белән эш итү өлкәсендә заманча куллану технологияләре һәм гамәли тәҗрибә, әйләнә-тирәлеккә тискәре йогынты: калдыклар белән эш итү өлкәсендә экологик түләүләрне һәм җыемнарны исәпләү тәртибе һәм санлы технологияләр.
Чара эшендә федераль башкарма хакимият органнары, Россия МФХ территориаль идарәләре, төбәк тариф органнары, төбәк операторлары вәкилләре һәм башка чакырылган кунаклар катнашачак.
Конференция Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Укыту-методика үзәгендә узачак (Казан шәһәре, Оренбург тракты, 24). Чара 9.00 сәгатьтә башлана.