Җайга салынулы оешма җитәкчесенә

2012 елның 3 сентябре, дүшәмбе

“Аерым төр юридик затлар тарафыннан товарлар, эшләр, хезмәтләр сатып алганда Интернет-мәгълүмат-телекомуникацияләр челтәрендәге рәсми сайтка мәгълүмат урнаштыру срогы турында” 30.06.2012, № 662 Россия Федерациясе Хөкүмәте карарын үтәү йөзеннән, Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты (алга таба –Дәүләт комитеты) түбәндәгеләрне хәбәр итә.

“Аерым төр юридик затлар тарафыннан товарлар, эшләр, хезмәтләр сатып алу турында” 18.07.2011” №223-ФЗ Федераль законга туры китереп, сатып алулар турындагы нигезләмә, бу нигезләмәгә кертелүче үзгәрешләр, сатып алу планнары һәм сатып алулар турында башка мәгълүмат Россия Федерациясенең рәсми сайтына (www.zakupki.gov.ru) 2012 елның 1 октябреннән урнаштырылырга тиеш.

Дәүләт комитеты җайга салынулы оешмаларга Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының рәсми сайтта (www.zakupki.gov.ru) теркәлү тәртибен күздә тоткан 07.08.2012, № 16228-ВС/Д28и мәгълүмати хатын җиткерә. 

 

(www.zakupki.gov.ru) рәсми сайтында сатып алулар турындагы мәгълүматны урнаштыру хакында

“Аерым төр юридик затлар тарафыннан товарлар, эшләр, хезмәтләр сатып алу турында” 18.07.2011” №223-ФЗ Федераль закон (алга таба – №223-ФЗ Федераль закон) нигезләмәләрен үтәү максатында5 Россиянең Икътисадый үсеш министрлыгы хәбәр итә:

“Аерым төр юридик затлар тарафыннан товарлар, эшләр, хезмәтләр сатып алганда Интернет мәгълүмат-телекоммуникацияләр челтәрендәге рәсми сайтка мәгълүмат урнаштыру срогы турында” 30.06.2012, № 662 Россия Федерациясе Хөкүмәте карары белән түбәндәгеләр билгеләнә: № 223-ФЗ Федераль закон йогынтысына эләгүче оешмалар, сатып алулар турындагы нигезләмәне, бу нигезләмәгә кертелүче үзгәрешләрне, сатып алу планнарын һәм сатып алулар турында башка мәгълүматны товарлар китерүгә, эшләрне үтәүгә, хезмәтләр күрсәтүгә заказлар урнаштыру турындагы мәгълүматны урнаштыру өчен,   Россия Федерациясенең рәсми сайтына (www.zakupki.gov.ru) (алга таба – рәсми сайт) 2012 елның 1 октябреннән урнаштыралар. 

Рәсми сайтка мәгълүмат урнаштыру өчен, заказчылар электрон формада, Россия Коммуникацияләр һәм элемтә министрлыгы тарафыннан аккредитацияләнгән таныклау үзәкләренең берсе тарафыннан бирелгән электрон имза кулланып, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүдә файдаланыла торган, мәгълүмат системаларының мәгълүмати-технологик бәйләнешен тәэмин итүче инфраструктурада Идентификацияләү һәм аутентификацияләү бердәм системасында (алга таба – ИАБС) теркәлү үтәргә тиеш.  

ИАБСда теркәлү узу һәм эшләүгә бәйле мәсьәләләр буенча, шул исәптән электрон имзаларны үзләрендә булдыру һәм файдалануга бәйле мәсьәләләр буенча ярдәм алу өчен, заказчылар Телефоннан хезмәт күрсәтү үзәгенә  8 (800) 100-70-10 телефоны буенча мөрәҗәгать итә алалар (тәүлек буе, шалтырату бушлай).

Рәсми сайтта эшләүгә бәйле мәсьәләләр буенча ярдәм алу өчен рәсми сайтның техник ярдәм күрсәтү хезмәтенә 8 (800) 100-94-94 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк (тәүлек буе, шалтырату бушлай).

Рәсми сайтның ярдәм хезмәтенә кергән мөрәҗәгатьләр теркәлә һәм эшкәртелә. Мөрәҗәгать иткән кулланучыларга проблемаларын юкка чыгару буенча мәгълүмат хәбәр ителә.

Моннан тыш рәсми сайтның баш битендәге “Заказчылар һәм китерүчеләр өчен мәгълүмат” бүлегендә рәсми сайтта теркәлү узу һәм эшләү буенча белешмә һәм мәгълүмати материаллар урнаштырылган.

Россия Икътисадый үсеш министрлыгы һәм Россия Казначылыгы тарафыннан заказчыларны теркәү һәм сатып алулар турындагы мәгълүматны рәсми сайтка 2012 елның 1 июленнән урнаштыру мөмкинлеге тәэмин ителгән. 2012 елның 6 августына рәсми сайтта 333 заказчы оешма теркәлү узган, сатып алулар турында 67 хәбәр урнаштырылган.

№223-ФЗ Федераль законы таләпләре үтәлешен тәэмин итү максатында, бу мәгълүматны №223-ФЗ Федераль законы йогынтысына эләгүче ведомство буйсынуындагы оешмаларга җиткерүне  һәм аларның рәсми сайтта алдан ук теркәлүен тәэмин итүне үтенәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International