Җомга көнне ТРТДКның утырышлар залында Татарстан Республикасының Тарифлар буенча комитеты идарәсе утырышы булды, анда түбәндәге мәсьәләләр тикшерелде:
“ОЭЗ ППТ “Алабуга” ААҖе электр челтәрләренә “МПО Иншаат” ЯАҖнең энергия кабул итүче җайланмаларын технологик тоташтырган өчен түләү билгеләү турында;
“Газпром энерго” ЧҖҖ электр челтәрләренә “Газпром информ” ЧҖҖнең энергия кабул итүче җайланмаларын технологик тоташтырган өчен түләү билгеләү турында;
Татарстан Республикасының Арча муниципаль районында “Арча АТПсы” ААҖ, “ФИЛ” ЧҖҖ, “Автомобилист” ЧҖҖ тарафыннан гомуми кулланыштагы шәһәр яны автомобиль транспорты белән пассажирлар һәм багаж ташуга иң чик максималь тарифлар билгеләү турында;
Татарстан Республикасының Балтач муниципаль районында “Арча АТПсы” ААҖ, “ФИЛ” ЧҖҖ, “Автомобилист” ЧҖҖ тарафыннан гомуми кулланыштагы шәһәр яны автомобиль транспорты белән пассажирлар һәм багаж ташуга иң чик максималь тарифлар билгеләү турында;
“Индустриаль парк – Сервис” Идарә компаниясе” ЧҖҖ тарафыннан бирелә торган кайнар суга тарифлар билгеләү турында;
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча комитетының “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре буенча 2012 елга, коммуналь комплекс оешмалары товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре тарифларына өстәмәләрдән һәм гражданнарның коммуналь хезмәт күрсәтүләргә түләү күләмен үзгәртүнең чик индексларыннан чыгып, коммуналь комплекс оешмалары товарларына һәм хезмәт күрсәтүләренә билгеләнгән тарифларны максималь дәрәҗәдә үзгәртүнең чик индексларын билгеләү турында” 21.10.2011, № 10-13/жкх карарына үзгәрешләр кертү турында (16.12.2011, №10-25/жкх карары редакциясендә);
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча комитетының “Татарстан Республикасында 2012 елга торак бинага һәм коммуналь хезмәтләргә түләүнең төбәк стандартлары турында” 25.11.2011, № 10-23/жкх карарына үзгәрешләр кертү турында.
Барлык карап тикшерелгән мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде, алар дәүләт теркәвенә алынганнан соң гавами мәгълүмат чараларында басылып чыгачак һәм Дәүләт комитетының сайтына урнаштырылачак.