Каты коммуналь калдыклар белән эш итүче төбәк операторларын НДС азат итүче закон проекты РФ Дәүдумасы тарафыннан өченче укылышта кабул ителгән

2019 елның 30 июле, сишәмбе

16 июньдә өченче укылышта кабул ителгән закон проекты 2020 елның 1 гыйнварыннан башлап каты коммуналь калдыклар белән эш итүче төбәк операторларына табышка салым буенча нульле ставка билгеләү һәм аларны өстәмә бәягә салымнан азат итү мөмкинлеген бирәчәк.

Закон проектында төбәк операторлары өчен Россия Федерациясе субъектлары законнарында беркетелгән норма нигезендә каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча хезмәтләр күрсәтү турында шартнамә кысаларында эшчәнлектән алынган табыш салымы буенча Россия Федерациясе субъектлары бюджетына күчерелергә тиешле салым 0 процент дәрәҗәсендә билгеләнергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International