Татарстанның көнчыгыш зонасы районнарына ККК полигоннарына чыгу

2019 елның 29 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының эшче төркеме 2019 елның 26 июлендә Республиканың Азнакай, Ютазы һәм Баулы районнары полигоннарында каты коммуналь калдыкларны күмүне оештыру эшен тикшерде.

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре төбәкнең көнчыгыш зонасындагы өч полигонда каты коммуналь калдыклар белән эш итү чараларын гамәлгә ашыруның барышын тикшерде.

Полигоннарны карау барышында полигоннарны коймалау, видеокүзәтү системасы, үлчәүләр һәм махсус техника, су һәм газ белән тәэмин итү системалары, янгын сүндерү савытлары булуына аерым игътибар бирелде. Моннан тыш, полигон хезмәткәрләре өчен булдырылган шартлар, шулай ук эшкәртү һәм күмүгә керә торган коммуналь калдык күләмнәрен исәпкә алу журналларын алып бару тикшерелде.

Тикшерелгән барлык полигоннар да куелган таләпләр нигезендә эксплуатацияләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International