ТКХ белән идарә итү өлкәсендә Чехия үз тәҗрибәсен күрсәтәчәк

2019 елның 24 июле, чәршәмбе

"Управление ЖКХ" мәгълүмат порталы 2019 елның 16-18 декабрендә "Торак-коммуналь оешмалар белән нәтиҗәле идарә итү: Чехия Республикасы тәҗрибәсе" дигән темага Прага шәһәрендә Евразия икътисадый берлегенең торак һәм коммуналь хуҗалык буенча төп предприятиеләре җитәкчеләре өчен халыкара стажировка уздырачак.

Чара кысаларында анда катнашучылар һөнәри квалификацияләрен күтәрә, элемтәләр урнаштыра һәм әһәмиятле вәкилләр белән таныша алачак.

Милләтара очрашуның экспертлары булып Чехия Республикасы Хөкүмәте, Чехиянең Карлова Университеты, Россия Федерациясенең Чехия Республикасындагы Илчелеге, Чехия Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы, ЧР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ЧР Мәгариф, яшьләр һәм спорт министрлыгы вәкилләре катнашачак.

Сессия программасында түгәрәк өстәл һәм идарәче оешмаларның, Прага су чистарту станциясенең һәм шәһәр коммуналь хезмәтләренең эшен оештыру белән танышу күздә тотыла.

Моннан тыш, чарада катнашучыларны тәҗрибәле гид белән шәһәр буйлап онытылмаслык күзәтү экскурсиясе дә көтә.

Стажировка сессиясен уздыру мәсьәләләре буенча мәгълүматны сессия кураторыннан соратып алырга мөмкин: Пьянков Игорь Николаевич, тел.: 8 (800)200-11-81, моб.: +7 (977)353-93-95, e-mail: igor@od-group.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International