Серсез түләү

2012 елның 28 августы, сишәмбе

1 сентябрьдән Россиядә янә ЖКХ хезмәтләре күрсәтүгә тарифлар арта.  Федераль тарифлар хезмәтенең (ФСТ) торак-коммуналь комплекс өлкәсендә җайга салу идарәсе начальнигы Артем Медведь “РБГ” хәбәрчесенә коммуналь өлкәдә тарифларны кемнең һәм ничек җайга салуы, конрольдә тотуы турында сөйләгән.

-Торак-коммуналь комплексында тарифларны дәүләти җайга салу өлкәсендә вәкаләтәр ничек бүленә?

-Дәүләт өч дәрәҗәдә: федераль, төбәк һәм җирле үзидарә органнары дәрәҗәсендә җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү һәм  суны читкә җибәрү (канализация) өлкәләрендә товарларга һәм хезмәт күрсәтүләргә тарифларны җайга сала. Федераль дәрәҗәдә тарифлар билгеләнми – ФСТ Россиянең һәр төбәге буенча уртача алганда җылылык энергиясенә тарифларның чик күләмнәрен, шулай ук РФ Хөкүмәте карары нигезендә -  су белән тәэмин итү һәм суны читкә җибәрү (канализация) өлкәсендә коммуналь комплекс оешмаларының товарлары һәм хезмәт күрсәтүләренә билгеләнгән тарифларны үзгәртүнең чик индексларын раслый. Моннан тыш федераль дәрәҗәдә төбәкләрдә  коммуналь комплекс оешмаларының товарлары һәм хезмәт күрсәтүләренә билгеләнелә торган тарифларның ни дәрәҗәдә нигезле булуы  контрольдә тотыла, төбәктә җайга салынулы оешма белән тариф регуляторы арасында килеп чыгу ихтималы булган икътисадый бәхәсләр карала.

Субъектлар вәкаләтләренә җылылык энергиясенә, салкын һәм кайнар суга, суны читкә җибәрүгә тарифларны билгеләү, халык өчен электр энергиясенә ахыр тарифларны билгеләү, шулай ук халык өчен газга ваклап сату бәяләрен һәм сыекландырылган газ бәяләрен билгеләү керә.

Җирле үзидарә органнары карамагына исә иң элек коммуналь комплекс оешмаларын үстерү программаларын килештерүгә бәйле кайбер вәкаләтләр кала. Шуның белән бергә, әйтик, җылылык белән тәэмин итү һәм су белән тәэмин итү өлкәләрендә тарифларны билгеләү вәкаләтләрен турыдан-туры җирле үзидарә дәрәҗәсенә тапшыру мөмкинлеге бар. әмма, муниципалитетларның моны тормышка ашыруга ни дәрәҗәдә әзер булуларына бәйле рәвештә, бу вәкаләтләрне тапшыру сүбъектларның законнары нигезендә билгеләнергә тиеш.

-Коммуналь хезмәт күрсәтү белән торак хезмәте күрсәтү арасында аерма нидә, һәм түләүләр ничегрәк формалаштырыла?

-Принципаль аермасы шунда: коммуналь хезмәт күрсәтүгә тарифларны дәүләт җайга сала,  ә торак хезмәте күрсәтүгә тарифларны, кайбер чыгарма очраклардан тыш, торак милекчеләре үзләре билгели. Коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә коммуналь хезмәтләр күрсәтүне хәл итүчеләрнең кулланучыларга салкын һәм кайнар су белән тәэмин итү, электр уты белән тәэмин итү, газ белән тәэмин итү, җылылык белән тәэмин итү, мичкә ягып җылытылганда  - каты ягулык белән тәэмин итү хезмәтләре күрсәтү буенча эшчәнлеге керә.

Торак бүлмә өчен түләүгә килгәндә, ул күп фатирлы йорт белән идарә итү буенча хезмәт күрсәтүләргә һәм эшләргә түләүне, күп фатирлы йортта гомуми милекне карап тоту һәм аңа агымдагы ремонт ясау өчен түләүне, шулай ук күп фатирлы йортта милеккә капиталь ремонт ясау өчен түләүне (торак бүлмәне социаль найм килешүе буенча наймга алып торучылар өчен – найм өчен түләү) үз эченә ала. Барлык шартлар да, милекче гражданнарның турыдан-туры катнашында һәм контрольлегендә, идарәче компания белән килешүдә күрсәтелгән булырга тиеш. Торак хезмәте күрсәтү – эшчәнлекнең көндәшлеккә сәләтле төре, шуңа күрә килешүдә кулай булмаган шартлар күздә тотылганда, идарәче компания белән килешүне өзәргә яки аны яңадан карарга була. Шуңа күрә торак хезмәте күрсәтү өчен түләү дәүләт тарафыннан җайга салынмый.

Коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә түләү, тиешле коммуналь хезмәт күрсәтү тарифына һәм коммуналь ресурсны исәпләү приборлары күрсәткечләреннән чыгып яки  расланылган коммуналь хезмәтләр күрсәтүне куллану нормативлары нигезендә, хезмәт күрсәтүне куллану күләменә бәйле рәвештә исәпләнелә. Моннан тыш түләүнең йомгаклау суммасында субсидияләр һәм ташламалар исәпкә алынырга мөмкин (гражданнарга бирелгән очракта).

-Тарифлар һәм нормативларны куллануны кем контрольдә тота?

-Коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә тарифларны һәм коммуналь хезмәтләр күрсәтүне куллану нормативларын куллануны РФ субъектларының вәкаләтле башкарма хакимият органнары контрольдә тота. Билгеләнгән торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтүне куллану нормативларының ни дәрәҗәдә нигезле булуына шул ук РФ субъектларындагы дәүләт торак инспекциясе органнары контрольлек итә.

-Тарифларны һәм нормативларны куллануны кем җайга сала?

-Коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә нормативларны һәм аларны куллану нормативларын РФ субъектлары башкарма хакимияте органнарының вәкаләтле органнары контрольдә тота. Торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтүне куллануның билгеләнелә торган нормативларының нигезлелегенә шул ук РФ субъектларындагы дәүләт торак инспекциясе органнары контрольлек итә.

-РФнең конкрет бер төбәгендә тарифларның ничек үзгәрәсен ни рәвешле белеп була? Коммуналь хезмәтләр кулланучы коммуналь хезмәтләр күрсәтүче предприятиеләрдән тарифка кертелгән хезмәтләрне күрсәтү чыгымнары турында мәгълүматны таләп итә аламы?

-2012 ел өчен коммуналь комплекс буенча барлык тарифлар да инде узган елның октябрь-ноябрь айларында ук кабул ителде. Субъектларда кабул ителә торган тариф чишелешләре басма массакүләм мәгълүмат чараларында һәм җайга салу органының рәсми сайтында бастырылып-урнаштырылып барырга тиеш. Моннан тыш ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар үзләре мәгълүмат ачу стандартлары нигезендә җайга салынулы товарларга һәм хезмәт күрсәтүләргә тарифлар турында мәгълүмат белән таныштырып барырга тиеш. Алар кулланучыларның запрослары буенча мәгълүмат тапшырырга, шулай ук мәгълүматларны рәсми сайтларына урнаштырырга тиеш.

Стандартлар, кулланучы күзлегеннән чыгып караганда, иң мөһим булган мәгълүматларны – күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфаты, аларның бәясе, аларның билгеләнгән таләпләргә туры килүе турында мәгълүматларны бастырып чыгаруны күздә тота.

Моннан тыш халыкка җиткерелергә тиешле мәгълүматлар исемлегенә һәр предприятиенең финанс-хуҗалык эшчәнлеге күрсәткечләре керә. Шушы күрсәткечләр буенча конкрет оешманың эшчәнлеге нәтиҗәсен башка оешмалар белән чагыштырып була.

Торак хезмәтләре күрсәтү бәясен формалаштыру турында мәгълүмат та, мәгълүмат ачу стандарты нигезендә, халыкка җиткерелергә тиеш. Бу мәгълүмат белән күп фатирлы йортларга идарә итүче оешмаларга мөрәҗәгать итеп танышырга була.

-Нинди очракларда коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә тарифларны яңадан карарга була?

-Су белән тәэмин итүгә һәм суны читкә җибәрүгә тарифларны ел дәвамында үзгәртү мөмкинлеге “Коммуналь комплекс оешмалары тарифларын җайга салу нигезләре турында” ФЗ да күздә тотылган. Бу оешмаларның эшчәнлеге шартлары объектив сәбәпләр аркасында үзгәргәндә яки оешма расланылган производство программасын үтәмәгәндә мөмкин бу. “Җылылык белән тәэмин итү турында” ФЗ нигезендә, җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә җылылык энергиясенә чик, минималь яки максималь дәрәҗәдә тарифларны үзгәртү очрагында тарифларны яңадан карау мөмкинлеге бар. Шулай ук төбәкләрдә җайга салу органнары ел дәвамында тарифны киметү ягын да карарга мөмкин (мондый карар кабул итү нәтиҗәсендә оешмага керми калачак керемнәрне компенсацияләү чыганагын билгеләп һәм бу карарны Россия ФСТ белән килештереп).

Моннан тыш тарифлар ФСТ күрсәтмәсе нигезендә яңадан каралырга мөмкин (мондый күрсәтмә үзара бәхәсләрне (икътисадый бәхәс) карап тикшерү яки контрольлек тикшерүе нәтиҗәләре буенча, шулай ук суд карары буенча чыгарылырга мөмкин).

-ФСТ алдында нинди бурычлар тора?

-Якындагы перспективага төп бурычыбыз – җайга салынулы оешмаларның эшчәнлегенең үтә күренмәлелеген арттыру. “ФСТ “Су белән тәэмин итү һәм суны читкә җибәрү” һәм “Җылылык белән тәэмин итү турында” федераль законнарны тормышка ашыру кысаларында мәгълүмат ачу стандартларын эшли. Аларда заявканы җайга салу органына тапшыру вакытына оешмаларның тарифка заявкасы турында мәгълүмат белән мәҗбүри таныштыру, шулай ук җайга салу органнары тарафыннан мәгълүмат ачу күздә тотылачак.

Коммуналь комплекс системаларын комплекслы үстерүне тәэмин итәргә тиеш булган башка бурычларга тарифларны җайга салу буенча озак вакытлы срокка – 3 тән 5 елга кадәрге срокка күчү һәм тарифларны билгеләү һәм куллануны контрольдә тоту механизмнарын камилләштерү (җайга салынулы оешмаларның инвестицион программаларын үтәүләренә һәм тиешле санкцияләр куллануга контрольлек итүнең нәтиҗәсен яхшыртуны кертеп) керә.

Дәүләт Думасы “Электр уты белән тәэмин итү, җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү һәм суны читкә җибәрү өлкәсендә тарифларны җайга салуны камилләштерү ягыннан РФнең аерым законнар актларына үзгәрешләр кертү турында” федераль закон проектын беренче укылышта кабул итте. Закон проектында җылылык, су белән тәэмин итү, суны читкә җибәрү, газ белән тәэмин итү һәм электр энергетикасы өлкәләрендә тарифларны озак срокка җайга салуны мәҗбүри кертү, шулай ук алдан кабул ителгән озак сроклы карарлар үзгәртелгән очрак өчен барлык дәрәҗәләрдәге хакмиятләргә финанс җаваплылыгын кертү күздә тотыла. Әлеге закон проектында алдан билгеләнгән икътисадый яктан нигезле озак сроклы тарифларны һәм озак срокка исәпләнгән җайга салу параметрларын үзгәртү очрагында җайга салынулы оешмаларга керми калган керемнәрен тиешле бюджетлар средстволары хисабына мәҗбүри төстә компенсацияләү каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International