ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында ЯАӨ башкарма хакимияте органнары вәкилләре белән очрашу булды

2019 елның 17 июле, чәршәмбе

Яһүди автономияле өлкәсе Хөкүмәте рәисенең транспорт, энергетика, төзелеш һәм архитектура, юл һәм торак-коммуналь хуҗалык эшчәнлеге һәм үсеше мәсьәләләре буенча урынбасары Николай Канделя, ЯАӨ Хөкүмәтенең тарифлар һәм бәяләр комитеты рәисе Галина Шлыкова түгәрәк өстәл форматында ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре белән эш тәҗрибәсе уртаклашты.

Фикер алышу барышында җылылык һәм электр белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу өлкәсендә тарифлар формалаштыру, тарифлар формалаштыруда эталон методын куллану, җайга салучының ресурс белән тәэмин итүче оешмалар белән хезмәттәшлек итү үзенчәлекләре турында фикер алыштылар.

ЯАӨ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татарстан Республикасы җитәкчелегенә, ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты җитәкчелегенә республикага килү үтенеченә тиз җавап биргәне, ТКХ өлкәсен җайга салуда төбәк тәҗрибәсен өйрәнү мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде. "Татарстан бүген – ТКХ проблемаларын хәл итүдә лидер. Һәм сез безгә башка төбәкләр белән бертигез шартларда дәүләт программаларын нәтиҗәле башкарырга һәм яхшы нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин дип күрсәтәсез", – дип ассызыклады Николай Канделя.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International