ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты каты коммуналь калдыклар белән эш итү системасын реформалау чараларын гамәлгә ашыру эшен дәвам итә

2019 елның 17 июле, чәршәмбе

2019 елның 16 июлендә ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты белгечләре "ПЖКХ ИК" ҖЧҖ төбәк операторы вәкилләре белән берлектә республиканың көнбатыш зонасы районнарына чираттагы мәртәбә сәфәр кылды.

Бу юлы ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының коммуналь өлкә оешмаларын җайга салу идарәсе башлыгы Лариса Хәбибуллина җитәкчелегендәге комиссия Арча, Кукмара һәм Саба районнары полигоннарында булды.

Рейд барышында комитет белгечләре каты коммуналь калдык полигоннарында элегрәк ачыкланган җитешсезлекләрнең ничек бетерелүен тикшерде.

Моннан тыш, һәр районда районның су һәм җылылык белән тәэмин итү оешмалары җитәкчеләре, район башкарма комитеты вәкилләре белән ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетына җиткерелгән мәсьәләләр буенча киңәшмәләр үткәрелде. Лариса Хәбибуллина гражданнарның коммуналь хезмәтләр өчен түләү индексларына, тапшырыла торган гаризаның тулы булу-булмавына, район полигоннарында төбәк операторы белән ККК операторларының тыгыз хезмәттәшлегенә аерым игътибар бирде.

Киңәшмә барышында барлыкка килгән кайбер проблемаларны комиссия әгъзалары ККК белән эш итүнең яңа системасын гамәлгә кертүгә кагылышлы мәсьәләләрне карау буенча эшче штабта фикер алышу өчен тәкъдим иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International