1еннән 25 августка кадәр Республика хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре советы һәм “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге тәкъдиме белән “Мәктәпкә җыенырга булыш!” дигән традицион республика хәйрия акциясе үткәрелде.
Аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларны мәктәпкә әзерләү эшенә ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре дә үзләреннән өлеш кертте. 24 августта Теләче районында беренче сыйныфка баручы сабыйларга бүләкләр: альбомнар, дәфтәр, каләм, төсле карандаш һәм фломастерлар, кыскасы, барлык уку кирәк-яраклары тантаналы төстә тапшырылды.