Илдар Халиков: “Аралаш субсидияләүне юкка чыгару максималь дәрәҗәдә йомшак булачак”

2012 елның 21 августы, сишәмбе

  Татарстан Республикасы Хөкүмәте, аралаш субсидияләүне (перекрестное субсидирование) бетереп, җылылык энергиясенә түләүгә күчүне максималь дәрәҗәдә җиңеләйтү өчен, ТРда яшәүчеләргә ярдәм чараларын карады. Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков ТР Хөкүмәт йортында булып узган махсус брифингта әнә шулай дип белдерде.

Республика Премьер-министры аралаш субсидияләүне кертү турында карарның инде узган гасырның 80 нче елларында ук кабул ителгәнлеген искә төшерде. Әлеге схема нигезендә республика сәнәгать предприятиеләре халыкның җылылык өчен түләү чыгымнарының зур өлешен үз өстенә алып килде. “Һәм менә республика предприятиеләре 80 нче еллардан бүгенгә кадәр җылылыкка рәсми тариф белән аның чынбарлыктагы үзкыйммәте арасындагы аерманы финанслады, - дип белдерде Илдар Халиков.-2011 елда гына да субсидияләү күләме 4,5 миллиард сум тәшкил итте”.

 

Әмма, Татарстан Хөкүмәте башлыгы билгеләп үткәнчә, “Җылылык белән тәэмин итү турында” Федераль законның пәйда булуы аралаш субсидияләү схемасыннан алга таба файдалану мөмкинлеге бирми. “Закон инде 2011 елның 1 гыйнварыннан мондый мөмкинлекне бетерде, һәм Россиянең калган төбәкләре шушы датадан башлап аралаш субсидияләүдән читләште ”, - дип хәбәр итте ТР Премьер-министры.

 “Сәнәгать предприятиеләре ягыннан да җитди мөрәҗәгатьләр-ризасызлыкларның булганлыгын яшермим”,- диде Илдар Халиков. Татарстан предприятиеләре өчен җылылык бәясенең артык зур булуы, ТР Премьер-министры әйтүенчә, продукциянең көндәшлеккә сәләтенә “суга”.

 Шул рәвешле 2012 елның 1 сентябреннән җылылыкка тарифлар аның чынбарлыктагы бәясенннән чыгып формалаштырылачак. Катнаш эшләп чыгару режимында җитештерелгән җылылыкка тариф ике тапкырдан аз гына күбрәккә – бер гигакалорий өчен 600 дән 1271 сумга кадәр җитәчәк.

 Илдар Халиков аралаш субсидияләүне бетерүнең фәкать Казанда, Чаллы, Түбән Кама, Зәй, Түбән Кама районының Урыссу, Афанас һәм Красный Ключ җирлекләрендә яшәүчеләргә - катнаш эшләп чыгару режимында алынган җылылык энергиясен кулланучыларга гына кагыласын аерым ассызыклады. Шул ук вакытта Казанның кайбер йортларында һәм ТРның кайбер торак пунктларында яшәүчеләргә – җылылык энергиясен котельнялардан алып килүчеләргә - әлеге карар кагылмый (чөнки алар җылылык өчен болай да тулы күләмендә түли).

 Илдар Халиков, республика җитәкчелеге, республикада яшәүчеләр һәм иң беренче чиратта аз керемле гражданнарның хәлен җиңеләйтү өчен, иң кулай күчү ысулын бик җентекләп эзләде, дип басым ясап әйтте.

 “Татарстан Республикасы Президенты әлеге күчешне акрынлап хәл кылуны йөкләде. Әлбәттә, республика бюджеты өчен җитди чыгымнар бу, әмма без, башка юлның юклыгын аңлап, моңа барырга булдык”, - дип белдерде ТР Премьер- министры.

 Халыкның аз керемле категорияләре өчен 3 ел дәвамында җылылык энергиясенә тарифларның кискен үсешен компенсацияләү максатында субсидияләр күздә тотылачак. “Хәзер без субсидияләү схемасын бик җентекләп әзерлибез, берничә көннән соң субсидияне кемнәрнең һәм ничек аласын, моның өчен нәрсәләр эшләргә кирәген халыкка җиткерәчәкбез,- дип хәбәр итте Илдар Халиков. – Аз керемле татарстанлыларның тормыш сыйфаты начараюга юл куймау һәм алар өчен әлеге процессны максималь дәрәҗәдә җиңеләйтү бурычы куелды”.

 ТР Хөкүмәте башлыгы әйтүенчә, быел Татарстан бюджетында субсидияләр түләү өчен кирәкле средстволар каралачак -ТР Хөкүмәте Дәүләт Советы сессиясенә тиешле тәкъдимнәр кертәчәк.Субсидияләр түләү өчен 3 ел дәвамында республика бюджетыннан барлыгы 6 миллиард сум җибәрү күздә тотыла.

 Илдар Халиков шулай ук, бер үк вакытта Татарстанның генерирлау станцияләрендә, генерациянең нәтиҗәсен арттыру һәм югалтуларны киметү юлы белән, җылылыкның үзкыйммәтен киметү эшенең алга таба да үткәреләсен хәбәр итте.


 

 

3

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International