Монополиягә каршы федераль хезмәт 2019 елның 1 июлендә коммуналь хезмәтләргә билгеләнгән тарифларларның индексларын арттыру очракларын ачыкламаган

2019 елның 2 июле, сишәмбе

Бу хакта Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтнең матбугат хезмәтенә сылтама ясап, "ТАСС" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

"2019 елның 1 июленнән гражданнарның түләү күләмен үзгәртү РФ Хөкүмәте тарафыннан билгеләнгән чикләрдән уртача артып киткән Россия Федерациясе субъектлары ачыкланмаган", – дип хәбәр итә "ТАСС", МФХ матбугат хезмәте сүзләренә басым ясап.

Монополиягә каршы федераль хезмәттә билгеләп үтелгәнчә, анализ 2019 елның 1 июленнән гражданнарның коммуналь хезмәтләр өчен җыелма түләү күләменең фаразланган үзгәрүен күзәтү юлы белән үткәрелгән.

Беренчел анализ нигезендә ведомство билгеләгәнчә, 2019 елның икенче яртыеллыгында РФдә гражданнардан коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә кертелә торган түләү күләмен үзгәртү параметрының уртача 2,4% күләмендә сакланган. Шул ук вакытта, Монополиягә каршы федераль хезмәттә тәгаенләп кителгәнчә, һәр РФ субъекты буенча РФ Хөкүмәте карарында расланган индекслар төрле күләмгә ия.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан өчен индекс 3% итеп билгеләнгән. Элегрәк хәбәр ителгәнчә, җылылык, су һәм электр белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, газ тарифларының гомуми үсеше бу күрсәткечтән артмаган.

Тариф хасил итү тәртибе турында тулырак мәгълүмат белән ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты сайтында танышырга мөмкин: http://kt.tatarstan.ru/rus/vopros-naseleniya.htm.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International