Коммуналь хезмәтләргә тарифларны үзгәртү Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан социаль-икътисадый үсеш фаразыннан чыгып раслана.
2019 елга РФ Хөкүмәтенең 15.11.2018 ел, № 2490-р күрсәтмәсе нигезендә Татарстан Республикасында коммуналь хезмәтләр өчен гражданнардан түләү күләмен арттыру индексы билгеләнгән. 2019 елның 1 гыйнварыннан ул 1,7% тәшкил итте. 2019 елның 1 июленнән башлап, күрсәтмә нигезендә, гражданнарның түләү күләмен арттыру 3% артмаска тиеш.
Каты коммуналь калдыклар белән эш итүгә бәйле хезмәтләр өчен түләү 2019 елда коммуналь түләүләрнең гомуми пакетында беренче тапкыр кертелгән буларак исәпкә алынмый, бу РФ Хөкүмәтенең 2014 елның 30 апрелендәге 400 номерлы (2019 елның 13 июнендәге редакциясендә) карарына туры килә, анда алдагы елларга чагыштырма күләмнәр һәм хезмәт күрсәтүләр сыйфатын чагыштыру турында таләп бар.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты җылылык, су һәм электр белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу һәм газ өчен тарифларны җайга сала. Әйтик, 2019 елның 1 июленнән "Казэнерго" ААҖ тарафыннан җибәрелә торган җылылыкка тарифлар үсеше 1,8% тәшкил итте, "Татэнерго" АҖ тарафыннан җибәрелә торганы – 3%. Халык өчен электр энергиясенә тариф 1 июльдән – 0,8%, газга 1,04% артты. Салкын су белән тәэмин итү 3,1% кыйммәтләнүгә карамастан, су чыгару хезмәтләре 8%, гомумән алганда, электр энергиясе, газ һәм җылылыкка түләүләр арту аермасын исәпкә алып, гражданнарның квитанцияләрендә сумма, РФ Хөкүмәте карарында күрсәтелгәнчә, 2019 елның 1 гыйнварына карата 3% артмаган.
Муниципаль торак фондына караган фатирларга кереп яшәүчеләр яки КФЙ белән идарә итү ысулын сайламаган күпфатирлы йортларда яшәүчеләр өчен торак фондын карап тоту һәм ремонтлау өчен тарифларны муниципалитетлар билгели. Торак милекчеләре, Торак кодексы нигезендә, бу мәсьәләне идарәче компания яки торак милекчеләре ширкәте җитәкчелеге катнашында гомуми җыелышта хәл итәргә хокуклы.
Шул ук вакытта Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре өчен 2019 елга гражданнар тарафыннан коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә кертелә торган түләү күләмен үзгәртүнең чик индекслары Татарстан Республикасы Президентының 2018 елның 14 декабрендәге ПУ-851 номерлы Указы белән расланды. Аның нигезендә, Казанда гражданнарның коммуналь хезмәтләр өчен түләү күләмен арттыру 2019 елның 1 июленнән 3,0% артмаска тиеш.
Коммуналь хезмәтләр өчен гражданнарның түләү күләмен арттыруның билгеләнгән индекслары үтәлешен Россиянең Монополиягә каршы федераль хезмәте тикшерүдә тота.