Республиканың Көнчыгыш зонасы ККК полигоннарына чыгу

2019 елның 27 июне, пәнҗешәмбе

2019 елның 27 июнендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының  эш төркеме чираттагы мәртәбә каты коммуналь калдыклар полигонына чыкты. Бу юлы Дәүләт комитеты хезмәткәрләре һәм "Гринта" ҖЧҖ төбәк операторы вәкиле Кама Аланында, Түбән Кама һәм Зәй районындагы полигоннарны карады.

Эшче төркем әгъзалары каты коммуналь калдыклар белән эш итү чараларын гамәлгә ашыру барышын тикшерде, каты коммуналь калдыкларны аралау полигоннарының һәм комплексларының ничек эшләвен карады, килгән чүпне исәпкә алу һәм җыю эшләренең оештырылуын тикшерде.

Очрашу барышында Дәүләт комитеты хезмәткәрләре операторларның төбәк операторы белән тагын да тыгызрак хезмәттәшлек итү әһәмиятенә игътибар итте. Моннан тыш, төбәк операторына шәхси эшкуарлар, кече һәм урта бизнес оешмалары, шулай ук бакчачылык һәм дача ширкәтләре идарәләре белән шартнамәләр төзү эшен активлаштыруга басым ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International