Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Идарәсе утырышы

2012 елның 16 августы, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының утырышлар залында Дәүләт комитеты Идарәсенең чираттагы утырышы булды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:

“Буа җылылык челтәрләре предприятиесе” ААҖ җибәрә торган кайнар суга тарифларны билгеләү турында;

“Казэнерго” җитештерү берләшмәсе” МУП җибәрә торган кайнар суга тарифларны билгеләү турында;

“Благоустройство” ҖЧҖ тарафыннан каты көнкүреш калдыкларын утильләштерү (күмү) хезмәте күрсәтүгә тарифны билгеләү турында;

“КамАЗ-Энерго” ҖЧҖнең энергия кабул итү җайланмаларын “Челтәр компаниясе” ААҖ электр челтәрләренә технологик тоташтыруга түләүне билгеләү турында;

“IT-парк” Югары технологияләр өлкәсендәге технопарк” Дәүләт автоном учреждениесенең (Чаллы ш.) энергия кабул итү җайланмаларын “КамАЗ-Энерго” ҖЧҖ электр челтәрләренә технологик тоташтыруга түләүне билгеләү турында;

электр уты белән тәэмин итү буенча коммуналь хезмәт күрсәтүдән файдалану нормативларын билгеләү турында

Татарстан Республикасында яшәүчеләр өчен газ белән тәэмин итү буенча  коммуналь хезмәт күрсәтүдән файдалану нормативларын билгеләү турында.

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты Идарәсе барлык мәсьәләләр буенча да тиешле карарлар кабул итте. Алар, дәүләт теркәвенә алынганнан соң, массакүләм мәгълүмат чараларында басылып чыгачак һәм Дәүләт комитеты сайтына урнаштырылачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International