Килештерү комиссиясенең һәм Идарәнең чираттагы утырышы

2019 елның 21 июне, җомга

21 июньдә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең һәм Идарәнең чираттагы утырышы булды. Килештерү комиссиясе утырышында Яр Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә шәһәр җир өсте электр транспортында пассажирлар һәм багажны даими йөртүгә максималь дәрәҗәдә чик тарифларны килештерү мәсьәләләре каралды.

"Электротранспорт" ҖЧҖ (Яр Чаллы ш.) һәм "Горэлектротранспорт" МУП (Түбән Кама ш.) тарафыннан тапшырылган документларны өйрәнү нәтиҗәләре буенча Дәүләт комитеты Яр Чаллыда һәм Түбән Камада юл өчен билетны салонда акчага сатып алганда – 22 сум дәрәҗәсендә, озак файдаланудагы билет ярдәмендә түләгәндә 20 сум дәрәҗәсендә гамәлдә булган чик дәрәҗә максималь тарифларны саклау турында карар кабул итте. Шул ук вакытта 100 тапкыр барган өчен озак файдаланудагы билет белән түләгәндә юл бәясе бер бару өчен 18 сум тәшкил итәчәк.

Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, Яр Чаллы шәһәре һәм Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитетлары, шулай ук предприятие вәкилләре тәкъдим ителгән тарифлар дәрәҗәсен килештерде.

Әлеге мәсьәләләр Идарә утырышы каравына кертелде, анда Яр Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә даими рәвештә пассажирлар йөртү һәм багаж ташу буенча муниципаль маршрутлар буенча шәһәр җир өсте электр транспортында пассажирлар һәм багажны даими йөртүгә максималь дәрәҗәдә чик тарифларны билгеләү турында карарлар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International