Республиканың Көнчыгыш зонасы полигоннарына чыгу

2019 елның 21 июне, җомга

21 июньдә Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты (алга таба – Дәүләт комитеты) хезмәткәрләре Дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый совет рәисе Н.Борознов һәм "Гринта" ҖЧҖ төбәк операторы вәкиле белән берлектә Аксубай, Нурлат, Чистай һәм Чирмешән районнарына барды.

Чарада катнашучылар объектны визуаль карап чыкты, полигоннарның һәм каты коммуналь калдыкларны сортларга аеру комплексларының ничек эшләвен карады, килгән чүпне исәпкә алуны һәм саклау эшләрен оештыруны тикшерде.

Очрашу барышында Дәүләт комитеты хезмәткәрләре полигоннарның җитәкчеләренә каты көнкүреш калдыклары белән эшләүнең яңа тәртибен гамәлгә ашыру буенча мәгълүмати-аңлату эшләрен даими контрольдә тотарга тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International