Каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә төбәк операторлары эшчәнлеген карау буенча эшче штабның киңәйтелгән утырышы

2019 елның 18 июне, сишәмбе

Бүген, 18 июньдә, Казан шәһәренә каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә төбәк операторлары эшчәнлеген карау буенча эшче штабның киңәйтелгән утырышында катнашучылар киләчәк.

Чараның рәсми өлеше иртәгә башлана. Идел буе федераль округы субъектлары вәкилләрен берләштергән эш штабының киңәйтелгән утырышында тарифларны җайга салу органнары, Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе, җайга салучылар һәм төбәк операторлары вәкилләре катнашачак.

Эшче штабның киләсе киңәйтелгән утырышы Татарстан Республикасының калдыклар белән эш итү өлкәсендәге реформалар кысаларында һәм тарифларны җайга салу мәсьәләләрендә Идел буе федераль округы субъектлары белән хезмәттәшлеген арттыруга ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International