Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Идарәсе утырышы булып узды

2012 елның 9 августы, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты Идарәсенең  чираттагы утырышы булды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:

-“Татфлот” суднолар йөрү компаниясе” ААҖ тарафыннан Болгар шәһәре территориясендә урнашкан причалны биреп тору буенча хезмәт күрсәтүгә тарифны билгеләү турында;

-кулланучыларга “Зеленодол фанера заводы” ААҖ тарафыннан җибәрелә торган җылылык энергиясенә тарифларны билгеләү турында.

Карап тикшерелгән барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде. Алар, дәүләт теркәвенә алынганнан соң, массакүләм мәгълүмат чараларында басылып чыгачак һәм Дәүләт комитеты сайтына урнаштырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International