Каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча яңа системаны гамәлгә кертү мәсьәләләре буенча халыкка оператив мәгълүмат бирү өчен 8(800)600-90-08 номеры буенча тәүлек буе эшли торган кайнар линия оештырылды, шалтырату – бушлай.
Шалтыратуларны "РЭО Радар" мәгълүмат системасы операторы кабул итә, алга таба конкрет территориягә беркетелгән төбәк операторына юллый.
Шулай ук калдыкларны җыю яки эшкәртү белән бәйле мөрәҗәгатьне сайтка да җибәрергә мөмкин: radar.reo.ru