Каты коммуналь калдыклар полигонына чыгу

2019 елның 13 июне, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты (алга таба – Дәүләт комитеты) каршындагы Иҗтимагый совет рәисе Н.В. Борознов һәм "ПЖКХ" ИК" ҖЧҖ төбәк операторы вәкиле белән берлектә республиканың Питрәч, Теләче, Саба, Кукмара һәм Балтач районнарында урнашкан полигоннарга Башкарма комитетларның вәкилләре һәм полигоннарның җитәкчеләре катнашында сәфәр оештырылды. Каты коммуналь калдык полигоннарына чыгу 2020 елга һәм аннан соңгы елларга тариф кампаниясе һәм каты коммуналь калдыкларны урнаштыру объектларының территориаль схемаларын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды.

Чарада катнашучылар полигоннарның ничек эшләвен карады. Полигоннарга визит барышында Дәүләт комитеты хезмәткәрләре полигоннарның җитәкчеләренә әлеге районнарда яшәүчеләрне борчыган сорауларны җиткерде: бу каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча юридик затлар белән хезмәт күрсәтү турында шартнамәләр төзү дә, калдыкларны эшкәртү һәм чыгару тәртибе дә.  Аларның күбесенә тулы җаваплар бирелде.

Республика полигоннарына чыгу чаралары дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International