Кичә ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Министрлыклар, ведомстволар, иҗтимагый оешмалар, муниципаль районнарның башкарма комитетлары, шулай ук җайга салынулы оешмалар вәкилләре катнашындагы утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралды:
-“Татфлот” суднолар йөрү компаниясе” ААҖ тарафыннан Болгар шәһәре территориясендә урнашкан причалны биреп тору буенча хезмәт күрсәтүгә тарифны килештерү турында;
-кулланучыларга “Зеленодол фанера заводы” ААҖ тарафыннан җибәрелә торган җылылык энергиясенә тарифларны килештерү турында.
Килештерү комиссиясе әгъзалары тарафыннан килештерелгән мәсьәләләр Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Идарәсе утырышына карап тикшерүгә чыгарылды.