Россия көне белән котлау

2019 елның 11 июне, сишәмбе

Россия көнен бәйрәм итү уңаеннан иң ихлас котлау сүзләрен кабул итегез!

Россия көне – без яши һәм эшли, укый һәм балалар тәрбияли торган бөек Ватаныбыз бәйрәме.

12 июньдә без Россиянең бай мәдәни һәм рухи мирасы белән күп гасырлык тарихын искә алабыз. Безнең илебез белән горурлану, аның киләчәгенә – шактый көчле, бәйсез, икътисадый яктан алга киткән һәм социаль якланган дәүләтнең киләчәге өчен ышану нигезләре аз түгел.

Көндәлек хезмәт, уңышларга омтылу белән без үзебезнең иминлек турында гына кайгыртып калмыйча, илебез өчен дан һәм абруй да казанабыз.

Туган һәр яңа көн сезнең өчен игелекле һәм шатлыклы булсын, иртәгә буласы якты көнгә ышаныч ныгытсын. Россия көне белән!

 

Хөрмәт белән,

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе    А.С.Груничев

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International