2019 елның 8 июнендә Дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев Мамадышка килде, анда мактаулы кунак буларак "Сабантуй - 2019" милли бәйрәмендә катнашты. Мәйданда бәйрәм программасы тәкъдим ителде. Татар эстрадасы артистлары кунакларның һәм мамадышлыларның күңелен күрде. Бәйрәмне оештыручылар Сабантуй халык бәйрәменең барлыкка килү тарихы, милли гореф-гадәтләр һәм йолалар турында сөйли торган театральләштерелгән сәнгатьле чыгыш күрсәтте. Мәйданны күзләү барышында Александр Груничев халык уеннары, спорт ярышлары һәм милли көрәш барган мәйданнар белән танышты. 10 парашютчының күрсәтмә чыгышлары бәйрәм сюрпризларының берсе булды.