Килештерү комиссиясе һәм Идарә утырышы

2019 елның 7 июне, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең һәм Идарәнең чираттагы утырышы булып узды, анда Татарстан Республикасы территориясендә даими рәвештә пассажирлар йөртү һәм шәһәр җир өсте электр транспортында пассажирлар һәм багаж алып баруга җайга салынулы тарифлар билгеләү тәртибенең яңа проекты (алга таба – Тәртип) каралды. Законнарга булган үзгәрешләр яңа Тәртип эшләү өчен нигез булган. Яңа Тәртип проекты профильле министрлыклар тәкъдимнәрен исәпкә алып эшләнгән. Фикер алышу нәтиҗәләре буенча яңа Тәртипне раслау турында карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International