Полигоннарга чыгу

2019 елның 6 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев һәм комитет хезмәткәрләре Дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый совет рәисе Н.В.Борознов, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы, "ПЖКХ" ИК" ҖЧҖ төбәк операторы вәкилләре белән берлектә, Башкарма комитетларның һәм полигоннарның җитәкчеләре катнашында республиканың Спас, Әлки, Алексеевск, Балык Бистәсе һәм Лаеш районнарында урнашкан полигоннарга барды.

Яклар полигоннар территориясен карап чыкты, аларның җитәкчеләре белән чүп чыгаруга бәйле хәл турында фикер алышты. Шулай ук полигонны эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм полигонның эшкә сәләтлелеген саклап калу өчен күрелә торган чаралар, каты коммуналь калдыкларны сортларга аеру кирәклеге һәм икенчел чималны эшкәртү турында да сүз барды.

Сәфәр барышында комитет рәисе Александр Груничев су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу объектларында булды:

- Спас районында – "УКС" АҖ "Спас" филиалы һәм "Спас коммуналь челтәрләре" ҖЧҖ;

- Әлки районында - "Әлки коммуналь челтәрләре" ҖЧҖ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International