Санкт-Петербургның Тарифлар буенча комитетына эш визиты

2019 елның 6 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты делегациясе Санкт-Петербургның Тарифлар буенча комитетында булды, биредә коллективка җитәкчелек итүче - комитет рәисенең беренче урынбасары Сәфәров Гәсән Гусейнович һәм Санкт-Петербургның табигый монополияләрне контрольдә тоту бүлеге башлыгы Журавлев Андрей Юрьевич белән очрашу узды.

Очрашу барышында яклар тарифларны җайга салу мәсьәләләре турында фикер алышты. Калдыклар белән эш итү өлкәсендәге реформа мәсьәләләре шактый кызыксыну уятты.

"Мондый очрашулар нәтиҗәсендә без коллективның көйләнгән эшенә ярдәм итә торган бурычларны билгелибез, бу безгә тарифларны җайга салу һәм шәһәрнең яшәешен тәэмин итүче предприятиеләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру өлкәсендә уңай нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итә", - дип ассызыклады Лилия Петровна.

Яклар шулай ук алга таба хезмәттәшлек мәсьәләләре турында да фикер алышты һәм мәгълүмати хезмәттәшлек турында килешү төзергә тәкъдим иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International