2019 елның 5-6 июнь көннәрендә Санкт-Петербург шәһәрендә "Экспофорум” конгресс-күргәзмә үзәгендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова "Россия экология операторы" ҖПКның "ПХИФ-2019: Күләмле рәвештә калдыклар белән эш итү реформасын башлап җибәрү" дигән эш программасында катнашачак.
Форум эшендә пленар утырыш һәм түгәрәк өстәл планлаштырылган, анда катнашучылар реформа буенча фикер алышачак, калдыклар белән эш итү өлкәсен закон өслегендә җайга салуны караячак, шулай ук эш тәҗрибәсе белән уртаклашачак.
Чараның программасы биредә Программа >>