Дәүләт комитеты хезмәткәрләре полигоннарны карады

2019 елның 30 мае, пәнҗешәмбе

2020 елга һәм аннан соңгы елларга тариф кампаниясе һәм каты коммуналь калдыкларны урнаштыру объектларының территориаль схемасын хәл итү кысаларында Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты (алга таба – Дәүләт комитеты) тарафыннан республика полигоннарына бару турында карар кабул ителде. Әлеге чараның максаты – полигоннардан файдалану буенча тәкъдимнәр әзерләү һәм танышу.

Шулай итеп, 2019 елның 28 маенда Дәүләт комитеты хезмәткәрләре Казан шәһәренең "ПЖКХ "ИК" ҖЧҖ һәм "ПЖКХ" ҖЧҖ күмү һәм эшкәртү объектларында булдылар.

Агымдагы елның 30 маенда Дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев җитәкчелегендә, Дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый совет рәисе Н.В. Борознов, Росприроднадзор, "ПЖКХ" ИК" ҖЧҖ төбәк операторы, Башкарма комитет вәкилләре һәм полигон җитәкчеләре Югары Ослан, Апас, Буа, Кайбыч, Тәтеш, Кама Тамагы районнарында урнашкан полигоннарга чыкты.

Белгечләр визуаль рәвештә карау үткәрде, түбәндәгеләрне тикшереп чыкты:

- полигоннарның санитар-эпидемиологик таләпләргә туры килүен (әүмәкләү, газ бетерү, чистарту буалары, туплау буалары, янгын савыты һ.б.);

 - полигоннарның операторларының тариф күләменә йогынты ясый торган эксплуатация чыгымнарын (коймалау, яктырту, видеокүзәтү, үлчәү аша тикшерү, махсус техника һәм персонал эше һ.б.).

Буа шәһәрендә Дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев тарафыннан 2020 елга тарифлар сәясәте буенча җайга салынулы хезмәтләр буенча киңәшмә уздырылды.

Очрашуда шулай ук муниципаль берәмлекләрнең һәм Югары Ослан, Апас, Буа, Кайбыч, Тәтеш, Кама Тамагы һәм Чүпрәле районнарының җайга салынулы предприятиеләре вәкилләре катнашты.

 Үз чиратында, алар "ПЖКХ" ИК" ҖЧҖ регоператоры һәм полигоннар операторлары арасындагы шартнамә һәм финанс мөнәсәбәтләре буенча проблемаларны билгеләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International