ТКХ җитәкчеләре һәм белгечләренең III Россиякүләм җәйге съезды

2019 елның 28 мае, сишәмбе

29-31 май көннәрендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре видеоконференцэлемтә режимында Ялта шәһәрендә булачак ТКХ җитәкчеләре һәм белгечләренең III Россиякүләм җәйге съездында катнашачак.

Чараның максаты::

  • 2019 елның беренче яртыеллыгында ТКХ тармагы эшенә йомгак ясау;
  • Икенче яртыеллыкта закон базасына планлаштырылган яңалыклар турында фикер алышу;
  • Торак һәм ресурслар белән тәэмин итүче оешмаларның нәтиҗәле уртак эшчәнлеге өчен компромиссион чишелешләр эзләү;
  • Хезмәт күрсәтүләрнең сыйфатын арттыру өчен бизнес-чишелешләр планлаштыру һәм эзләү;
  • Лицензияләү һәм яңа шартнамә мөнәсәбәтләре мәсьәләләрен карау;
  • Россия Федерациясе төбәкләреннән килгән коллегалар белән тәҗрибә уртаклашу;
  • Торак һәм коммуналь өлкә профессионалларының квалификациясен күтәрү.

Спикерлар буларак түбәндәгеләр чыгыш ясаячак: Россия Федерациясе Дәүләт Думасы вәкилләре, Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре, Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы вәкилләре, Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы вәкилләре, Россиянең Монополиягә каршы федераль хезмәте вәкилләре һәм башка һөнәри җәмәгатьчелек вәкилләре.

Чара "Управление ЖКХ" мәгълүмат порталы белән берлектә РФ Сәүдә-сәнәгать палатасының Торак һәм коммуналь хуҗалык өлкәсендә эшкуарлык комитеты тарафыннан оештырыла.

"Управление ЖКХ" мәгълүмат порталы сайтында съезд турында тулырак мәгълүмат алырга һәм чараның программасын бастырып чыгарырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International