ТР Дәүләт хезмәткәрләренең 2019 елгы спартакиадасы кысаларында җиңел атлетика ярышлары

2019 елның 20 мае, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2019 елның 4 мартындагы 429-р номерлы күрсәтмәсе нигезендә 18 май көнне Казан шәһәренең Үзәк стадионында Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында җиңел атлетика буенча ярышлар узды. Ярышларны уздыру таләпләренә ярашлы рәвештә Дәүләт комитетыннан 4 кешелек команда ярышты. Ярышлар 100әр метрлы 4 эстафета рәвешендә үткәрелде. Спартакиаданың чираттагы этабы июнь аенда булачак һәм ул йөзү буенча узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International