Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:
Балтач ш.т.б гомуми файдаланудагы шәһәр автомобиль транспортында пассажирлар һәм багаж алып баруга максималь дәрәҗәдә чик тарифларны килештерү турында;
Арча ш. гомуми файдаланудагы шәһәр автомобиль транспортында пассажирлар һәм багаж алып баруга максималь дәрәҗәдә чик тарифларны килештерү турында;
“Экосервис” ҖЧҖ товарлары һәм хезмәт күрсәтүләренә тарифларны килештерү турында.
Мәсьәләләр Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының Килештерү комиссиясе әгъзалары тарафыннан килештерелеп, Дәүләт комитеты Идарәсенә карап тикшерүгә чыгарылды.