2019 елның 1 гыйнварында яңа система буенча калдыкларны утильләштерү реформасы старт алды.
2019 елның 16-17 маенда Уфа шәһәрендә "Торатау" конгресс-холлында рәис урынбасары Лилия Борисова калдыклар белән эш итү өлкәсендә төбәк операторларының III Халыкара съездында катнаша.
Съездның төп темалары:
Съездда катнашучылар:
Бүген төбәк операторларының III Халыкара съездында катнашучылар старт алган реформаны эшләтеп җибәргәннән соң федераль тармак законнарында проблемалар, аерым алганда төбәк операторларын сайлап алу процедурасын камилләштерү, әлеге статустан мәхрүм итү тәртибен камилләштерү турында фикер алышачаклар. Каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең яңа системасына күчү үзенчәлекләре каралачак.
Реформа кысаларында калдыклар белән эш итү өлкәсендәге чаралар экологик хәлне яхшыртуга юнәлтелгән һәм санкцияләнмәгән чүплекләр санын киметүгә, чүп эшкәртү базарын ачык һәм цивилизацияле итүгә корылган.
Тулырак мәгълүмат https://congress.cleancountry.ru сылтамасы буенча.