Александр Штром инвестиция программалары проектларын карау мәсьәләсе буенча эшлекле киңәшмә уздырды

2019 елның 8 мае, чәршәмбе

7 майда Дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Александр Штром 2020-2024 елларга "Татэнергосбыт" АҖ һәм 2020-2022 елларга "Челтәр компаниясе" ААҖ инвестиция программалары проектларын карау мәсьәләсе буенча эшлекле киңәшмә уздырды. Утырышта ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов, ТР Президенты каршындагы Табигый монополияләр эшчәнлеге мәсьәләләре буенча тармакара кулланучылар советы җаваплы сәркатибе Тимур Халиков, "ТР Энергия саклау технологияләре үзәге" ДАУ, "СР ЕЭС"АҖ филиалы, ТР Энергия системасының төбәк диспетчерлык идарәсе һәм мәнфәгатьле яклар катнашты.

ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының рәсми сайтында урнаштырылган югарыда әйтелгән оешмаларның инвестицион программалары проектларын өйрәнгәннән соң, Дәүләт комитеты белгечләре тарафыннан тәкъдим ителгән проектлар буенча җитди искәрмәләр белдерелде.

Аерым алганда, "Татэнергосбыт" АҖ инвестиция программасы проекты электр энергиясен исәпкә алуның интеллектуаль системасын гамәлгә кертүгә юнәлдерелгән. Дәүләт комитеты кулланучылардан өстәмә түләү хисабына исәпкә алу приборларын урнаштыру чараларын гамәлгә ашыруга каршы һәм гамәлдәге амортизация проектын гамәлгә ашыру чыганагы буларак шикле бурычлар буенча резерв акчаларын экономияләүне, шулай ук чараның үзен тормышка ашыру нәтиҗәсен карарга тәкъдим итә.

"Челтәр компаниясе" ААҖ инвестиция программасы проектында Дәүләт комитеты финанслауның тариф чыганагы сыйфатында амортизация кулланырга тәкъдим итә.  Үсешкә һәм җитештерүгә алынган табышны төшереп калдырырга, йә булмаса, алга таба аларны кулланучыга чыгымнарны (тарифларны) киметү рәвешендә файда бирәчәк чараларны тормышка ашыру өчен генә исәпкә алырга тәкъдим ителә. Шулай ук инвестиция программасы проектында һәм формаларның үзләренә аерым чараларның кирәклеген нигезләүгә карата да кисәтүләр булды. Киңәшмә нәтиҗәләре буенча, Дәүләт комитеты кисәтүләрен исәпкә алып, өстәмә исәп-хисап ясау тәкъдим ителде.

Әлеге кисәтүләр шулай ук язмача рәвештә ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына да җибәрелде, анда Дәүләт комитетының әлеге проектларны килештерүдән баш тартуына һәм эшләп бетерү өчен кире кайтарырга тәкъдим итүенә күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International