Дәүләт комитеты фойесында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итү кысаларында «Хәтер стенасы» ачылды. Анда сугыш кырыннан әйләнеп кайтмаган һәм Җиңүнең 74 еллыгына кадәр дөньядан киткән Бөек Ватан сугышы ветераннарының фоторәсемнәре урнаштырылган. Шунда ук хезмәт фронты сугышчыларының фотосурәтләре һәм фронттан хатлар урнаштырылды.
Акция Ватан өчен көрәштә һәлак булган, шулай ук тыныч вакытта алган яралардан вафат булган якташларыбызның истәлеген мәңгеләштерергә тиеш.