Дәүләт комитеты хезмәткәрләре «Урман утырту көне»республика табигатьне саклау акциясендә катнаштылар

2019 елның 29 апреле, дүшәмбе

27 апрельдә Дәүләт комитеты хезмәткәрләре «Урман утырту көне»республика табигатьне саклау акциясендә катнаштылар. Хезмәткәрләр Питрәч районының Иске Шигали авылы янында гади нарат, Европа чыршысы һәм Себер карагач үсентеләре утырттылар. Утыртылган агачлар авылны эрозиядән һәм алга таба җимереклектән саклап калырга тиеш. Дәүләт комитеты хезмәткәрләре республиканың урман байлыкларын арттыруга кулдан килгәнчә өлеш керткән ТАССР оешуга 100 ел тулуны бәйрәм итүгә багышладылар.

"Урман утырту көне» акциясе 2011 елдан бирле үткәрелә. Аның максаты-ТР урман ресурсларын яңадан торгызу һәм арттыру, урманга сакчыл караш тәрбияләү, урман катламын саклау проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү һәм тулаем экологик хәлне яхшырту.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International