Александр Груничев каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә төбәк операторларының эшчәнлеген тикшерү буенча эш штабының чираттагы утырышын үткәрде

2019 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

24 апрельдә Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтенең Укыту-методика үзәгендә Каты коммуналь калдыклар (алга таба – ККК) белән эш итү өлкәсендә төбәк операторлары эшчәнлеген карау буенча эшче штабның чираттагы утырышы булды.

Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Л.П.Борисова Россия Федерациясе Хөкүмәтенең "Каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә бәя кую турында" 2016 елның 30 маендагы 484 номерлы карарына кертелгән үзгәрешләр турында хәбәр итте, эшче штабның алдагы утырышларыннан беркетмәләрне үтәү йомгаклары турында аңлатып үтте.

Лилия Петровна билгеләп узганча, әлеге вакытта төп проблемалы мәсьәләләр:

- ККК туплау нормативлары;

- 2019 елның 1 нче кварталы өчен төбәк операторлары тарафыннан финанс-хуҗалык эшчәнлеге турында хисаплылык тапшыру;

- төбәк операторлары тарафыннан шартнамә төзүдән баш тарткан конкрет юридик затлар исемлеген Дәүләт комитетына тапшыру;

- төбәк операторлары тарафыннан үзебезнең ил һәм чит ил машиналары ярдәмендә ККК күчерү чыгымнарына анализ тапшыру;

- күпбалалы гаиләләр өлешендә (гаилә составына карап дифференциацияләү) нормативларга үзгәрешләр кертү мәсьәләсен карау зарурилыгы – Иҗтимагый советка Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы белән берлектә;

- "Тэмп" ТЭИ, "Надежда" ҖЧҖ, "Успех" ТЭИ (Әлмәт муниципаль районы) оешмаларыннан ККК белән эш итү хезмәтен күрсәткән өчен төбәк операторына акча күчерү мәсьәләләрен җайга салу – "Татэнергосбыт БИҮ" ҖЧҖ, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы белән берлектә;

- ККК план күләменнән фактик тайпылыш анализы.

Төбәк операторлары эшчәнлегендә барлыкка килгән төп проблемалы мәсьәләләр хакында шулай ук "УК "ПЖКХ" ҖЧҖ генераль директоры С.А.Богатов, "Гринта" ҖЧҖ операцияләр директоры А.Н.Оленин докладлар белән чыгыш ясады.

Бюджет оешмалары өчен ККК туплау нормативлары турында "Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый һәм социаль тикшеренүләр үзәге" ДБУ тарифлар сәясәте бүлеге башлыгы К.П.Куренков чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International