Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты салкын су белән тәэмин итү, су агызу, җылылык белән тәэмин итү, кайнар су белән тәэмин итү өлкәләрендә, каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә ирекле файдаланылырга тиешле мәгълүматны вакытында ачу зарурлыгы турында искәртә.
Ачылырга тиешле мәгълүматның составы, аны тапшыру тәртибе, сроклары һәм ешлыгы Россия Федерациясе Хөкүмәтенең түбәндәге карарлары белән расланган мәгълүмат ачу стандартларында билгеләнгән:
- су белән тәэмин итү һәм су агызу өлкәсендә - "Су белән тәэмин итү һәм су агызу өлкәсендә мәгълүмат ачу стандартлары турында" 17.01.2013 № 6;
- җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә - "Җылылык белән тәэмин итүче оешмаларның, җылылык челтәрләре оешмаларының һәм җайга салу органнарының мәгълүмат ачу стандартлары турында" 05.07.2013 № 570;
- каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә - "Каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә мәгълүмат ачу стандартларын раслау турында" 21.06.2016 № 564.
Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 19.8.1 ст. 1 өлеше нигезендә табигый монополияләр субъектларының җайга салынулы эшчәнлеге турында мәгълүмат ачуның билгеләнгән стандартларын каты коммуналь калдыклар белән эш итүче төбәк операторлары, җылылык белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан бозу вазыйфаи затларга биш мең сумнан егерме мең сумга кадәр; юридик затларга йөз мең сумнан биш йөз мең сумга кадәр административ штраф салуга сәбәп була.
Элегрәк аналогик административ хокук бозу өчен административ җәзага тартылган вазыйфаи затның административ хокук бозуы бер елдан өч елга кадәрле срокка квалификациясеннән мәхрүм итүгә китерә.
Мәгълүмат хаты 02.04.2019 № 3-27/839.